news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Воронкова Казанның “Динамо” командасы уенчылары һәм җанатарлары белән саубуллашты

Волейболчы карьерасын Россия Суперлигасының яңа клубы – Калининград “Локомотив”ында дәвам итәчәк.

Ирина Воронкова Казанның “Динамо” командасы уенчылары һәм җанатарлары белән саубуллашты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы уенчысы Ирина Воронкова Instagram да үз аккаутында командадан китүе турында хәбәр итте һәм җанатарлар белән  саубуллашты.

Волейболчы яңа командага күчү турындагы карар кабул итү җиңел булмавын билгеләп үтте. Воронкова карьрасын Калининградның “Локомотив” командасында дәвам итәчәк. Яңа команданың тренеры - аның әтисе Андрей Воронков.

“Янымда булганыгыз өчен зур рәхмәт. Уенчылар башка командаларга еш китә, бу карар җиңел бирелмәде. Әмма кире кайтачакмын. Һәр уен саен гаилә атмосферасы тудырганыгыз, ачык эмоцияләр өчен рәхмәт”, дип мөрәҗәгать итте Воронкова “Динамо” командасындагы дус кызларына һәм команда җанатарларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100