Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирина Волынец Зәйдә һәйкәл януы турында: Балаларны җәзага тарту кирәк дип уйламыйм
«Аларга әниләре нәрсә ул һәйкәл икәнен, геройларны хәтердә тоту дигән төшенчәләрне аңлатмаган. Безгә нәтиҗәсе белән түгел, ә сәбәбе белән көрәшергә кирәк», — диде балалар омбудсмены.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец фикеренчә, Зәйдә һәйкәлгә ут төртүдә шикләнелүче балаларга җәза бирергә кирәкми.
«Балаларны җәзага тартырга кирәк дип уйламыйм. Алар әле кече мәктәп яшендәге балалар. Аларга әниләре нәрсә ул һәйкәл икәнен, геройларны хәтердә тоту дигән төшенчәләрне аңлатмаган. Безгә нәтиҗәсе белән түгел, ә сәбәбе белән көрәшергә кирәк. Гаиләләр белән дә, балалар, мәктәп белән дә эшләргә кирәк», — диде балалар омбудсмены Дәүләт Советының 20 нче утырышында.
Ирина Волынец үзенең Зәйгә барачагын әйтте. «Ләкин янгын сүндердек тә, проблеманы чиштек кебек булмасын иде, бу системалы методик эш булсын иде. Кызганыч, нәрсә яхшы нәрсә начар булуын белмәгән бала шундый адымнарга бара», — дигән теләген җиткерде.
Кичә полиция хезмәткәрләре Зәйдә Җиңү бульварындагы «Азат итүче сугышчы» һәйкәленә ут төртүдә шикләнелгән дүрт яшүсмерне тапкан. Янгын балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан.
Әлеге факт буенча «Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз