Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Волынец: Мәктәпләрдәге конфликтлар өй шартларында укучылар санын арттыра
Ул соңгы айда, ата-аналардан, республикада гаилә белеменә тискәре мөнәсәбәт белән бәйле борчылу турында мөрәҗәгатьләр килгәнен әйтте.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец мәктәпләрдәге конфликтлар өй шартларында укучылар санын арттырганын әйтте.
«Бала юлыккан конфликт, уңышсызлык очраклары, ата-ананың конфликтны чишүгә өмете булмавы балаларның гаиләдә, өй шартларында укучылар санын арттыра. Мондый балаларның саны 65 процентка арткан», — диде Волынец Дәүләт Советы утырышында.
Аның сүзләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә конфликтлар буенча мөрәҗәгатьләр артуы борчу тудыра. Аларны кисәтү өчен, балалар омбудсмены педагогларга, ата-аналарга белешмәлекләр әзерләнгәнен әйтте.
«Белем бирү йортында психологик куркынычсызлык өчен ата-аналарның борчылуы артуы аркасында, мәктәпләрдә конфликтларга китерүче кыенлыкларны анализлау, педагогларның компетенцияләрен арттыру, балаларда агрессия, хафалануны киметү, мәктәпләрдә медиация хезмәтләрен үстерү кирәк», — дип белдерде Ирина Волынец.
Ул соңгы айда, ата-аналардан, республикада гаилә белеменә тискәре мөнәсәбәт белән бәйле борчылу турында мөрәҗәгатьләр килгәнен әйтте.
Волынец балаларын өйдә тиешенчә укыткан намуслы ата-аналар да булганын искәртте. Ул бу категория балалар өчен мәҗбүри аттестация үткәрү турында федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыгарга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз