Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Волынец: Бала икенче тапкыр ятим калмасын өчен психологлар ярдәме кирәк
Татарстанда 10 меңгә якын бала ата-ана каравыннан мәхрүм.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, бала яңа гаиләгә асрамага алынгач та, икенче тапкыр ятим калмасын өчен, ата-аналарга психологик киңәшләр бирү кирәк.
«Кызганыч, әлегә мондый хәлләр булгалый», — диде ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышында.
Ирина Волынец әйтүенчә, икенчел ятимлек күрчәткечләре әле югары. Баланы гаиләгә бирү турында 76 карар кире кагылган, шуларның 55 проценты — асрамага бала алучы гаиләләрдә. 25 очракта опека һәм попечительлек органы инициативасы буенча баланы гаиләгә тапшырмау карар ителгән.
«Тәрбиягә алган балаларны кире кайтару очракларын киметү өчен өстәмә чаралар күрү мөһим», — диде балалар хокукларын яклаучы.
«Татарстанда 9709 бала ата-ана каравыннан мәхрүм. 481 бала - балалар учреждениеләрендә. Бездә ятимнәрне гаиләгә урнаштыру өстенлектә, шуңа күрә без балаларның күпчелеге уллыкка яки кызлыкка алынуы өчен мөмкин булганның барысын эшлибез», — дип белдерде Ирина Волынец.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз