news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Волынец язылышмыйча яшәүне тәнкыйтьләде

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец язылышмыйча яшәүне «соңгы чик» дип атады. Аның фикеренчә, кешеләр беренче тапкыр ачуланышканнан соң икесе ике якка китәргә, ә аннары башка кеше белән очрашырга һәм шул рәвешле партнерларын атна саен алыштырырга мөмкин.

«Бездә бүген соңгы чикнең башка төрлесе бар – кешеләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә генә гомер итә, берәү дә беркем алдында бурычлы түгел, уртак гаилә бюджеты юк, беренче тапкыр ачуланышканга кадәр яшиләр, ә аннары икесе ике якка китеп бара. Ә өч көннән соң инде башкалар белән очрашалар. Һәм әлеге кешеләр шул рәвешле партнерларын атна саен алыштыра ала. Бу закон тарафыннан тыелмаган», - дип белдерде балалар омбудсмены «Татар-информ» белән әңгәмәсендә.

Ул җенси азгынлыкның бернинди яхшылыкка китермәвенә һәм күп кенә россиялеләрнең бу позиция белән риза булуына ышанычын белдерде.

«Әгәр урамда кешеләр белән сөйләшсәң, күпләр җенси азгынлык бернинди яхшылыкка да китерми дип ачыктан-ачык әйтәчәк. Ул язмышларны җимерә, кеше гомерләрен алып китә, чөнки җенси юл белән күчә һәм үлемгә китерә торган авырулар бар. Шул ук гепатит. Өстәвенә, контрацептивлар, шул исәптән презервативлар куллану җенси юл белән күчә торган авырулардан һәрвакытта да сакламый. Мәсәлән, сифилистан», - дип белдерде Волынец.

Балалар омбудсмены әйтүенчә, күп кенә ата-аналар шулай ук балаларының тормыш юлдашын гомерлеккә табуын тели.

«Күп кенә ата-аналар балаларының тәртипсез җенси тормыш алып бармавын, ә тормыш юлдашын гомерлеккә табуын тели. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр күзәтелә, әмма хыянәтнең еш кына аерылышуга сәбәпче булуы - анысы факт. Ә хыянәтләр күбесенчә җенси мөнәсәбәт мәсьәләсендә үзен чикләмәскә күнеккәннәр арасында күзәтелә», - дип сүзен төгәлләде Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100