Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Волынец Татарстанда торак комплексларда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте
Балалар омбудсмены Ирина Волынец Татарстанны торак комплексларда алкоголь сатуны тыю буенча сынау төбәге итәргә тәкъдим итте. Бу хакта республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 42нче утырышында белдерде.
«Күп еллар мин алкогольне 21 яшь тулган гражданнарга гына сата башлау өчен чыгыш ясыйм. Һәм, әлбәттә, безгә тыюга ирешергә кирәк. Ләкин без күбрәк сезгә өметләнәбез. Әйдәгез, Татарстанны торак комплексларда урнашкан кибетләрдә алкоголь сатуны тыю буенча сынау төбәге итеп ясыйк. Һәм аннары бу инициативаны бөтен ил күтәреп алачак», - диде балалар омбудсмены депутатларга.
Волынец тиешле закон проектын төзү өчен эшче төркемгә керергә әзер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, яңа торак комплексларында хәзер берничә алкоголь кибете генә түгел, ә шулкадәр үк даруханәләр урнаштыралар. «Бу бәйләнешне күрү кыен түгел», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз