news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирина Волынец: Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,4 тапкыр арткан

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец яңа уку елы алдыннан Телеграм-каналында республиканың балалар мәгариф оешмалары турында актуаль мәгълүматлар тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 1935 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 194 меңгә якын бала тәрбияләнә, 1402 мәктәптә 510 меңнән артык укучы белем ала.

90 меңгә якын укучы кайнар ризык белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта, башлангыч сыйныф укучыларының күбесенә ул көнгә ике мәртәбә бирелә.

Волынец искәрткәнчә, республикада балалы, шул исәптән күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә – соңгы 12 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,4 мәртәбә (24,4 меңнән 58,8 меңгә кадәр) арткан.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренчә, балалар өчен инфраструктураны үстерү һәм гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус контролендә.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов балалы, бигрәк тә күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә», – дип билгеләп үтте Волынец.

news_right_1
news_right_2
news_bot