Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирина Волынец никах яшен 16 яшькә кадәр киметү белән ашыкмаска чакырды
Россиядә гамәлдәге законнар аерым очракларда 16 яшьтән никахлашырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.
Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Михаил Иванов никах яшен 18 яшьтән 16 яшькә кадәр киметергә тәкъдим итте.
«Бездә закон буенча кайбер очракларда 16 яшьтән , мисал өчен, йөкле булганда никахлашу мөмкинлеге каралган», - дип белдерде Волынец.
Шул ук вакытта ул никахлашу яшен 16 яшькә кадәр киметү тәкъдиме илнең бөтен хокукый кырын, шул исәптән Җинаять кодексын да, җентекләп анализлауны һәм яңадан карауны таләп итә, дип ассызыклады.
«Бу фикер алышына торган инициатива, һәм аңа төгәл бер җавап юк. Закон нормасында инде 16 яшьтән никахлашу язылган, һәм мондый закон чыгару инициативасы артык булырга мөмкин», - дип нәтиҗә ясады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз