news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Волынец дәүләткә һәр бала өчен ипотеканың 20 процентын капларга тәкъдим итте

Беркемне дә бала табарга мәҗбүр итеп булмый, кешеләр мондый карарларны чын күңелдән һәм аңлап кабул итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгына.

«Иҗтимагый һәм шәхси аңның парадигмасын балалар файдасына үзгәртергә кирәк. Ләкин тагын бер мәртәбә искәртәсем килә: беркемне дә бала табарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бу кешеләрнең ихлас теләге булырга тиеш. Моның өчен балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм мондый гаиләләрнең медиакиңлектә урынын дөрес билгеләү зарур. Матди ярдәм күрсәтү һәм торак мәсьәләсен хәл итү мөһим», - дип саный Волынец.

Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә субсидияләү программасын формалаштыру инициативасы белән чыгуы турында сөйләде.

«Дәүләт, бурычны акрынлап ябып, гаиләдә һәр бала туу факты буенча ипотеканың 20 процентын капларга тиеш», - диде Волынец.

Аның искәртүенчә, гаиләләр өчен торак мәсьәләсе зур проблема булып тора, шуның аркасында алар бала табарга курка.

Әлеге инициативаны кабул итү «балалар тууны иң яхшы пропагандалау» булачак, ди Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100