news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирина Волынец баласыз кешегә салым турында: Татарстан гадәти булмаган чаралар кабул итми

Ирина Волынец баласыз кешегә салым турында: Татарстан гадәти булмаган чаралар кабул итми
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Демография планында Татарстан Республикасы гадәти булмаган чараларсыз эшли. Бу хакта республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулевның Россиядә баласыз кешеләргә салым кертү турындагы тәкъдимен шәрехләп сөйләде.

Омбудсмен шулай ук билгеләп үткәнчә, югарыда телгә алынган инициатива бәхәсле һәм Татарстанда аңа каршы булучылар да, тарафдарлар да бар.

«Татарстанда, тулаем Россиядә туучылар саны белән бәйле вазгыять катлаулы булуга карамастан, бездә Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда демография вазгыяте яхшырак. Вакыт-вакыт бу дискуссия барлыкка килсә дә, без әлегә мондый гадәти булмаган чаралардан башка гына эшлибез. Аңа каршы булучылар да, тарафдарлар да бар», - дип билгеләп үтте Ирина Волынец.

Элегрәк Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Гурулев тәкъдименә карата үз фикере белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, әлеге этапта инициатива турында фикер алышырга иртәрәк, чөнки анализ таләп ителә, шул исәптән бу мәсьәләдә СССР тәҗрибәсе дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot