news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларына квадроциклларда йөрергә рөхсәт иткән ата-аналарга штраф салырга тәкъдим ителде

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балаларына квадроциклларда йөрергә рөхсәт иткән ата-аналарга штраф салырга кирәклеген әйтте.

«Мин, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак, үз балаларына квадроциклда, мопедта һәм мотоциклда билгеләнгән нормаларны һәм таләпләрне үтәмичә йөрергә рөхсәт итүче ата-аналар өчен җитди штрафлар кертүне таләп итәм», - дип белдерә балалар омбудсмены.

Аның сүзләренчә, балалар кулында бу транспорт әйләнә-тирәдәгеләр өчен генә түгел, балигъ булмаган йөртүчеләрнең үзләре өчен дә куркыныч тудыра.

«Минем тарафтан бу өлкәдә законнарны катгыйландыру инициативасы куелды. Балаларның имгәнүе Татарстан Дәүләт Советына балигъ булмаганнарга куркыныч тудыру ихтималы югары булган транспорт чаралары белән идарә итүне рөхсәт итү турындагы законнарны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә сәбәп булды», – дип сөйләде «Татар-информ» га Ирина Волынец.

Волынец мондый транспорт чаралары белән идарә итү өчен яшь буенча чикләүләр кертергә, тиешле категориядәге машина йөртү хокукына ия булуны таләп итәргә һәм хокук бозулар өчен санкцияләр дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга тәкъдим итте.

«Әмма бернинди штрафлар да үлгән баланы кире кайтармаячак. Юлның югары дәрәҗәдә игътибарлылык һәм саклык таләп итүен аңлау мөһим. Нәкъ менә өлкәннәр юл хәрәкәтендә мөстәкыйль катнашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә өлгермәгәннәр өчен тулы җаваплылык тота. Киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмый калу өчен шартлар тудырырга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Волынец.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә 15 яшьлек кыз квадроцикл белән идарә иткәндә SKODA автомобиле белән бәрелешкән. Яшүсмер кыз авыр җәрәхәтләр ала, ә аның 12 яшьлек пассажиры үлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100