Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ирина Волынец ата-аналарны балаларда әхлакый сафлык тәрбияләргә өндәде
Демограф Руслан Ткаченконың хатын-кызлар никахка кадәр ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш түгел дигән фикере белән бүген бик күп россиялеләр килешә. Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Руслан Ткаченконың карашларын бүген бик күпләр хуплый. Һәм ул РФ Президентының 809нчы указында телгә алынган рухи-әхлакый кыйммәтләр төшенчәсенә туры килә. Әмма барыбер дә ата-аналар балаларда әхлаклылыкны гаиләдә тәрбияләргә тиеш. Ата-аналар, шул исәптән үз үрнәкләре белән дә, интим мөнәсәбәтләр җәһәтеннән генә түгел, ә гомумән үзеңне ничек тотарга икәнен күрсәтә ала. Чөнки балалар әти-әниләре эшләгәнне кабатлый», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый кыйммәтләрне балаларга, конфессиягә карамастан, дини гаиләләрдә дә сеңдерәләр. «Мин монда гомумән бернинди начарлык да күрмим. Бу чыннан да булачак ир белән хатынның бер-берсенә карата хөрмәтен арттыра», - дип өстәде Волынец.
Шул ук вакытта, ул кызларны гына түгел, малайларны да шундый позициядән чыгып тәрбияләргә кирәк дип саный. «Бүген әниләр, кызларын тәрбияләгәндә, тормыш иптәшеңне очратырга, аңа кияүгә чыгарга һәм аның белән бергә кызлыгыңны югалтырга кирәк дигән фикердә тора. Әмма мондый тәрбия ир-атларга карата да кулланылырга тиеш. Малай 12 яшьтән теләсә кем белән йөри, ә кыз аны көтә дигән нәрсә булмасын өчен. Һәм шул вакытта тәрбиянең мондый системасы җенси юл белән күчә торган авыруларны булдырмауда, үсмерлек чорында балага узудан саклануда, гомумән җенси азгынлыкка юл куймауда иң яхшы профилактика булачак. Чөнки бөтен нәрсә рөхсәт ителсә, интим тормышның сере булмаса кешеләр бер-берсенең кадерен белми, кешене югалтам дигән курку да юк», - диде Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз