Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Волынец 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләргә керүне тыярга чакырды
Россиядә 14 яшьтән кечкенәрәк балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга кирәк. Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Дәүләт Думасы гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитетына шундый мөрәҗәгать юллады.
Татарстанның балалар омбудсмены шулай ук 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә социаль челтәрләрдән әти-әниләре ризалыгы белән генә файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итә.
«Россиядә ата-аналарның күпчелеге безнең идеяне хуплый. Моны закон дәрәҗәсендә кертәсе генә калды, мин Дәүләт Думасының профильле комитетына бу хакта хат юлладым», – диде Волынец «Изолента Live» эфирында.
Балалар омбудсмены фикеренчә, мондый тыю кертергә кирәк булу сәбәпләренең берсе – балаларны социаль челтәрләр аша деструктив эшчәнлеккә җәлеп итү.
«Бу террорчылык эшчәнлеге дә, интернет ярдәмендә социаль челтәрләр аша балаларны җәлеп итә торган криминаль бергәлекләр дә, балаларның үз-үзен суицидаль тотышы да», - дип аңлатты Волынец.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз