news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирина Винер Рөстәм Миңнехановка Татарстанга килергә вәгъдә итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта узучы X Көнчыгыш икътисади форумы кулуарларында атаклы тренер, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең элеккеге президенты һәм Россия җыелма командасының элеккеге остазы Ирина Винер белән очрашты.

Әңгәмә видеосын ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова чыгарды. Миңнехановның «Татарстанга киләчәксезме?»– дигән соравына, Винер: «Иншаллаһ!» – дип җавап биргән.

«Барысы да Татарстанга килергә тели! Чөнки Татарстан – ул [мәхәббәт, оригиналда йөрәк формасындагы эмодзи ]», - дип язган Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot