news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Винер: “Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы - Дөнья чемпионатына әзерлек

Казанда 25 ил спортчысы катнашындагы ярышлар рәсми рәвештә ачыла

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы узуы Дөнья чемпионаты алдыннан репетиция булып тора, дип белдерде бүген матбгат конференциясендә журналистларга Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова.

“Ярышларда катнашу өчен 27 ил гариза бирде, әмма, кайбер сәбәпләр буенча, 2 команда килмәде. Бу мини Дөнья чемпионаты. Казанда абсолют Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшүчеләрнең барысын да күрәчәкбез”, - диде Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты.

Билгеләп үтик, Дөнья кубогында һәр илдән бер генә спортчы катнаша ала. Дөнья беренчелекләре Топ-40 рейтингында берничә спортчысы булган ил генә ике вәкилне катнаштыруга гариза бирергә хокуклы. Әмма Россия төп зачетта өч гимнастны катнаштыра. Винер-Усманова аңлатып узганча, өченче булып абсолют дөнья чемпионы – нәфис гимнастика тарихында иң яшь спортчы Яна Кудрявцева чыгыш ясаячак. Ул Мария Титова һәм Маргарита Мамун белән бергә чыгыш ясый. Тагын 4 гимнаст Александра Солдатова, Динә һәм Арина Авериналар, Анна Трубникова конкурстан тыш чыгыш ясаячак. Ирина Винер-Усманова сүзләренә караганда, бу Россиягә ярышларны кабул итүче як буларак рөхсәт ителә.

Төркемле күнегүләрдә Анастасия Максимова, Мария Толкачева, Александра Семенова, Анастасия Татарева һәм Дарья Автономова Россия данын яклаячак.

Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы 3-8 сентябрьдә уза. Бүген ярышларда катнашучылар тренировка вакытында келәмне “сынап” карый ала.

“Гимнастлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Алар тренировкаларын иркенләп үткәрә ала. Барысы да шулай булырга тиеш, чөнки шәһәр Универсиадага әзерләнде һәм искиткеч итеп үткәрде дә”, - дип билгеләп үтте Винер һәм Казан спортны үстерү мәсьәләләрендә башка төбәкләргә үрнәк булып тора, диде.

Кубок кысаларында Казанда перспективалы 16 яшькәчә гимнастлар өчен халыкара турнир уза. Ярышларда Россия, Казакъстан, Беларусь, Япония, Италия һәм Финляндиядән 10 спортчы катнаша. Алар белән шәхси программада Татарстан вәкиле, 2014 елда команда зачетында Россия чемпионатының көмеш призеры, “Приволжанка” мәктәбе укучысы Лиана Семенова ярыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100