Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Смирнова махсус операциядә катнашучыларга каралган льготалар белән таныштырды
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова «ВСЕ СВОИ» телемарафонында льготалар турында сөйләде.
«Контракт буенча килешү төзү нокталары хәрби комиссариатларда бар. Шулай ук «Батыр» үзәгендә дә хәрби контракт төзергә мөмкин. Контракт белән хәрби хезмәттә булучыларга Казан мэриясе 200 мең һәм үзе эшләгән оешма 100 мең сум түли. Шулай ук, өстәмә түләүләр, льготалар да булачак. Мәсәлән, мәктәпләрдә укучы балалар ашханәдә бушлай ашый, җәмәгать транспортында бушка йөри алалар. Казанда түләүсез йөрү хезмәте белән 305 кеше файдаланды», – диде ул.
Аның сүзләренчә, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булган. «Мәсәлән, теге яки бу җиһазны төзекләндерү. Аңлашыла: элек бу көндәлек эшләрне хатыннарның ирләре башкарган. Кечкенә балалар белән калган әниләр кибеткә чыгып керә алмый иде һ.б. Хәзер инде барысы да җайга салынды», – диде Ирина Смирнова.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз