news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ирина СЕМИНА:
“Татарстан галимнәре Альцгеймер авыруын дәвалау буенча яңа препарат уйлап таба”
Скопировать ссылку
Ирина Семина: “Татарстан галимнәре Альцгеймер авыруын дәвалау буенча яңа препарат уйлап таба”
Билгеле булганча, Альцгеймер, Паркинсон авырулары кебек нейродегенератив патологияләр Россиядә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең 20-25 процентында күзәтелә. Бүгенге көндә Альцгеймер авыруы җир шарында яшәүче 60 миллион кешене аяктан ега. Авыручылар саны елдан-ел үсә һәм 2050 елга 100 миллионга җитәр дип фаразлана. Татарстанның бер төркем галимнәре – Казан дәүләт медицина университеты фармакология кафедрасы, РФ Фәннәр академиясенең биохимия һәм биофизика институты, академик Арбузов исемендәге органик химия институты, Казан дәүләт технология университетының органик химия кафедрасы хезмәткәрләре үзебездә эшләнгән яңа препаратны медицинада киң кулланылышка кертергә җыена. Әлеге препарат Альцгеймер авыруы булган кешеләрнең гомер озынлыгын арттырырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкин. Күптән түгел яңа “Капах” препаратын өйрәнү, медицинада куллану проекты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Татхимфармпрепараты” ачык акционерлык җәмгыяте эшләгән “Татарстанда фармация сәнәгатен үстерү” программасы проектына да кертелә. Әлеге препаратны ничек эшләүләре, даруның үзенчәлекләре турында без проектның кураторы Ирина Семинадан сорадык.
Ирина Ивановна, препаратны уйлап табу һәм сынап карау идеясе ничек туа?
И.С.Узган гасырның 70-нче елларында Казан дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасында профессор Ирина Заиконникова җитәкчелегендә бер төркем белгечләр фосфорилацетогидразидлар дип атала торган фосфорлы кушылмалар классын өйрәнә башлый. Галимнәр “Фосфабензид” препаратының патологик куркуны, киеренкелекне, борчылуны киметергә, исерткеч эчемлек тәэсиренә каршы торучанлыкны тәэмин итәргә сәләтле булуын исбатлый. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Фармакология комитеты аны медицинада кулланырга рөхсәт бирә. Ә инде фосфорилацетогидразидларның хәтерләү сәләтен яхшырта ала торган яңа төркеме (шуларга безнең “Капах” препараты да керә) 1982 елда Казан дәүләт технология университетының органик химия кафедрасында химик, алдынгы фәнни хезмәткәр Рәисә Тарасова тарафыннан синтезлаштырыла. Ул вакытта яңа препаратның фармакологик активлыгын мин һәм фармакология кафедрасы мөдире профессор Рамил Гәрәев шөгыльләнә. Хәтерне яхшырту, киеренкелекне киметү сәләтенә ия булучы яңа ноотроплы препаратның фармакологик үзенчәлеген һәм тәэсире механизмын мин кандидатлык һәм аннары докторлык диссертациясендә өйрәндем. Әйтергә кирәк, ул вакытта бу фәнни юнәлешнең зур әһәмияткә ия булуын галимнәр яхшы аңлый. 90-нчы елларда яңа препарат белән чит ил компанияләре дә кызыксына башлый. Аерым алганда, Бөекбританиянең «BTG» технологик фирмасы яңа препаратны өйрәнүгә финанс ярдәмен күрсәтә. Нәтиҗәдә Россия галимнәре ул вакытта күз алдына да китерә алмаган тикшеренүләр уздырырга мөмкин була. Препаратның үзенчәлекләре һәм тәэсире механизмы тычканнарда, күселәрдә, йорт куяннарында, хәтта Монголия песчанкаларында да сынала. Препаратны тикшерү нәтиҗәсендә үзенчәлекле химик структурага ия препарат Альцгеймер авыруы булганда патологик процессның төрле буыннарына тәэсир итә алуы күренә. Тикшерү нәтиҗәләре нейродегенератив авыруларга багышланган фәнни конгрессларда, симпозиумнарда һәм конференцияләрдә тәкъдир ителә һәм югары бәягә лаек була. Россия һәм чит ил галимнәре яңа препаратның аңа охшаш булган башка чит ил даруларыннан өстен булуын таныйлар.
Ни өчен ул вакытта препаратны киң кулланылышка кертеп булмый?
И.С. Без препаратны тикшерү нәтиҗәләре белән медицина җәмәгатьчелеген узган гасырның 90-нчы елларда таныштырдык. Әмма 90-нчы еллар, билгеле булганча, үзгәртеп кору, икътисадый, сәяси һәм социаль тотрыксызлык чоры... Күп кенә алдынгы клиникалар тарафыннан “Фосфабензид” препаратының уңай йогынтысы исбатланган булса да, клиникада аны киң кулланылышка кертеп булмый. Яңа “Капах” препаратын да шундый язмыш көтә. Россиядә ул вакытта илебездә препаратларны эшләү һәм өйрәнү финансланмый. Әйтергә кирәк, ул чорда чит илләрдә чыккан матбугат битләрендә Альцгеймер авыруы гены ясалма утыртылган тычканнар барлыгы алулары турында хәбәрләр тарала башлый. Шундый хайваннар трансген хайваннар дип атала. Әмма Россия фармакологлары өчен шундый тычканнарда тикшерүләр уздыру мөмкин булмаган хәл була. Шуңа күрә яңа препаратның үзенчәлекләрен Казан галимнәре патологияләр модельләштерелгән сәламәт хайваннарда сыный.
Татарстанда уйлап табылган яңа ноотроплы препаратның үзенчәлекләре турында да әйтеп узсагыз иде.
И.С. Медицинада яңа ноотроплы препаратны куллануның кирәклеген 90-нчы елларда бөтен галимнәр таный. Чөнки нейродегенератив авырулары синдромы булган деменцияне дәвалау бүгенге җәмгыятьтә социаль-икътисадый проблема булып тора. Бүген деменцияне дарулар белән дәвалау зур нәтиҗә бирми. Нейродегенерация вакытында нейромедиатор системалары функцияләре бозыла. Бу патология вакытында нейропептидлар дәрәҗәсе кими, мөстәкыль радикаллар тәэсире арта, нейрональ мембраннарның функциясе начарлана. Бу исә баш миенең аерым бер өлкәләрдә патологик аксымның – бета-амилоидның җыелуына китерә. Бүгенге көндә кулланыла торган чит ил препаратлары патологик процессның бер буынына гына тәэсир итә, шуңа күрә дәвалау нәтиҗәсе дә аз була. Казан галимнәре исбатлаганча, яңа препарат патологик процессның барлык буыннарына тәэсир итә. Шуның белән ул башка - церебролизин, глиатилин һзм акатинол мемантин кебек препаратлардан аерылып тора. Препарат сәламәт хайаннарда хәтерләү һәм уку процессларын яхшырта, нейропротектор һәм киеренкелекне, депрессивлыкны киметү, токсикологик йогынты аз булу үзенчәлегенә ия.
Бүген трансген тычканнарда сынаулар ничек үтә? Беренче нәтиҗәләре бармы?
И.С. Әйе, 2008-2009 елларда Казан дәүләт медицина университетының нормаль физиология кафедрасында аның мөдире, Россия медицина фәннәре әгъза-хәбәрчесе Андрей Зефиров җитәкчелегендә галимнәр нейродегенерация механизмнарын трансген тычканнарда өйрәнә башлыйлар. Трансген тычканнар дару препаратлары тәэсирен өйрәнү өчен уникаль модель булып санала. Билгеле булганча, трансген хайваннарда уку һәм хәтерләү процесслары бозыла. Яңа препарат Альцгеймер авыруы булган трансген тычканнар тотышын уңай якка үзгәртә. Тычканнар өстендә тәҗрибәнең иң гадие – тычканнарның Т-рәвешендәге лабиринтта ризык таба алуларын тикшерү. Иң элек тычканнарны лабиринтның бер култыгына салынган азыкны табарга өйрәтәләр. Сәламәт тычканнар Альцгеймер авыруы булган туганнарыннан ризыкны тизрәк таба. Авыру тычканнарны өч ай дәвамында яңа препарат белән дәвалау хәтерләү сәләтен һәм башка функцияләрне яхшырта, бета-амилоидның токсикологик йогынтысын киметә.
2009 елның декабрендә эшебезне медицина фәннәре кандидаты Марат Мөхәммәдьяров Санкт-Петербургтагы икенче Бөтенроссия инновацион конвентында лаеклы төстә күрсәтә. Ада моның өчен Владимир Зворыкин исемендәге Милли премия бирелә.
Ирина Ивановна, алга таба препаратны өйрәнү, медицинада куллана башлау юнәлешендә нинди планнар корасыз?
И.С. Финанслау булса, якын арада трансген тычканнарда сынауларны дәвам итү күздә тотыла, аерым алганда препаратның үзәк нерв системасында бета-амилоид аксымнарының җыелуын тикшерү планлаштырыла. Шулай ук даруның куркынычсызлыгын өйрәнү, шул исәптән аның мутаген һәм канцероген тәэсирен өйрәнү буенча тәҗрибәләр үткәрергә дә уйлыйбыз. Клиникага кадәрге тикшерүләрне уздырганнан соң, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Фармакология комитеты рөхсәтен алып, клиник тәҗрибәләр уздырырга ниятебез бар. Бу эшләрне башкару өчен безгә 70 миллион сум акча кирәк. Идеябез тормышка ашса, илебездә чит ил препаратларыннан өстен булган яңа ноотроплы препарат җитештерелә башлар дип өметләнәм.
Әңгәмәдәш – Ләйсән Әсәдуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot