news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирина Роднина, Алексей Воевода һәм Алексей Немов Казанда “Спорт планетасы” бәйрәмендә катнаша

Ирина Роднина, Алексей Воевода һәм Алексей Немов Казанда “Спорт планетасы” бәйрәмендә катнаша

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Бу минутларда Казанда Ярминкә мәйданында Республика һәм Шәһәр көненә багышланган “Спорт планетасы” дигән зур бәйрәм дәвам итә. Казан мэриясе һәм “Спорт” телеканалы оештырган шоуны танылган спорт журналистлары һәм комментаторлары, нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Яна Батыршина һәм Дмитрий Губерниев алып бара. Спорт-концерт программасын йөзләрчә шәһәр халкы һәм кунаклары тамаша кыла.

Россия – бөек спорт державасы. Соңгы елларда “Спортивная Россия” хәрәкәте бик популярга әйләнә. Быел 50 меңнән артык кеше катнашкан Бөтенроссия комплекслы ярышлары илнең 30 шәһәрендә үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларга “Спортивная Россия” Бөтенроссия ирекле җәмгыяте рәисе Ирина Роднина мөрәҗәгать итте. “Бүген Казанда шундый күркәм бәйрәмдә катнашу – зур бәхет. 14 август көнне Физкультурачы көне билгеләп үтелүе мәгълүм. Соңгы ике елда без бу көнне спортлы Россия бәйрәме итәргә тырыштык. Илебез спортлы, көчле булырга тиеш. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим!” – дип белдерде танылган спортчы.

Казан һәрвакыт спорт һәм студентлар үзәге булды. Бу шәһәрдә алар аерылгысыз. Казан 2011 елда Бөтендөнья Универсиадасын үткәрүгә дәгъва итәргә хаклы. Казанны яклап ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, эстафетада Ауропа чемпионы Елена Мигунова һәм Россия Студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин чыгыш ясады. “Казанның Универсиада-2011не кабул итәр өчен бөтен мөмкинлекләре – спорт традицияләре, ярышлар үткәрү тәҗрибәсе дә бар. Казанның көндәшләре бик көчле булса да, ул гадел көрәштә җиңеп чыгар дип ышанам!” – диде Олег Матыцин.

Билгеле булганча, Россия Бөтендөнья универсиадасын үткәрүгә генә дәгъва итми. Сочи 2014 елда кышкы Олимпия уеннары хуҗасы булу өчен көрәшә. Казан тамашачылары “Сочи-2014” заявка комитеты генераль директоры Дмитрий Чернышевский, Россиянең танылган спортчылары бобслейчы Алексей Воевода һәм гимнаст Алексей Немовны җылы сәламләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot