news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Потехина укытучылар һәрвакыт үсештә булырга тиеш, дип саный

РФ Мәгариф министры урынбасары онлайн дәресләр алып бару хакында сөйләде.

Ирина Потехина укытучылар һәрвакыт үсештә булырга тиеш, дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Укытучылар һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Бүген бу хакта ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә 65 ел тулуга багышланган конференциядә Ирина Потехина әйтте. РФ Мәгариф министры урынбасары форумда катнашучыларга онлайн дәресләр алып бару хакында да сөйләде.

'Белем бирү системасы бик катлаулы, педагогларга аны тиз арада үзләштерү авыр. Хәзер укучылар алдынгы технологияләрне күпкә яхшырак белә, шуңа күрә укытучылар һәрвакыт үсештә һәм эзләнүләрдә булырга тиеш. Җәмгыятьтә укытучыларның роле үзгәрде, алар Интернет челтәре белән "ярышып" эшләргә мәҗбүр", - диде ул.

Ирина Потехина сүзләренчә, укучылар элек мәгълүматны укытучы һәм китаплардан укып белсә, хәзер барысын да Интернеттан карыйлар. "Кызганыч, андагы хәбәрләрнең күпчелеге дөрес түгел. Яшьләр глобаль челтәрдәге сүзләрне кулланып сөйләшә, без аларны күп очракта аңламыйбыз. Аларның телен аңлау өчен педагогларга да социаль челтәрләрне үзләштерә башларга кирәк", - ди мәгариф министры урынбасары.

"Укучыларның белем алуларын башка төрле оештыру өчен, педагогларга онлайн дәресләр үткәреп карарга була. Максатка ирешү өчен, кызыклы темалар таба белергә өйрәнегез. Соңгы елларда зур тизлек белән үскән Интернет челтәрен педагогик, методик осталыкны үстерүдә уңышлы кулланырга була. ЮНЕСКО мәйданында фикер алышып, уңай нәтиҗәгә килербез һәм әлеге мөһим мәсьәләнең чишелешен таба алырбыз", - дип киңәш бирде Потехина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100