news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Потехина Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге продукцияне бәяләде

Агросәнәгать паркында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенең үзенчәлеге - мәгариф оешмаларының катнашуы, диде министр урынбасары.

Ирина Потехина Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге продукцияне бәяләде
Надежда Гордеева

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан районнары мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык кәсебе әйберләре республика ярминкәсе уза. Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.

«Искиткеч продукциянең зур ассортиментын гына түгел, ә монда барлык уңыш белән уртаклашырга килгән кешеләрне дә күрү бик күңелле. Үз кулларың белән әзерләнгән продуктның иң яхшысы булуын беләбез. Ә иң яхшы гадәтләр балачакта салына. Без монда студентлар гына түгел, ә иң кечкенәләр — мәктәпкәчә яшьтәге балалар тарафыннан ясалган эшләнмәләрне дә күрдек», — диде министр урынбасары.

Ирина Потехина укытучыларга һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә продукция әзерләүдә генә түгел, ә иң мөһиме — балаларны әзерләүдә зур хезмәт куйганнары өчен рәхмәт әйтте. «Сез бүген алып килгән продуктларны күреп: без беркайчан да ач калмаячакбыз», — дип әйтергә була. Ярминкәдә Ирина Потехинаны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озатып йөрде.

Кунаклар барлык ишегалларын карап чыкты, аларны икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Шулай ук алар муниципалитет һәм мәгариф оешмалары вәкилләре белән аралашты. Алар үзенчәлекләре һәм традицияләре турында сөйләде. Татарстанда ярминкәләр инде күптәннән арзан бәяләрдән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен сату урыны гына булудан туктады. Алар бәйрәм чарасын хәтерләтә. Менә бүген дә муниципалитетлар сәүдә урыннарында җыр-бию һәм театральләштерелгән номерлар белән халыкның күңелен ачты.

Моннан тыш, район вәкилләре барлык теләүчеләргә җитештерелгән продуктларны, камыр ашларын авыз итәргә тәкъдим итте. Кунаклар яңа пешкән коймак, татар милли ризыгы, кайнатма һәм кайнар чәй белән сыйланудан баш тартмады. Моннан тыш, Ирина Потехина һәм Татьяна Ларионова Минзәлә интернат-мәктәбенең пони җигелгән экипажында ярминкә мәйданчыгында йөрергә чакыруны кабул итте.

  • Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә башланды. Ярминкәләр атна саен шимбә көннәрендә үткәрелә, алар яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100