news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Потехина: БДИ нәтиҗәләре укытучыларның күңел биреп эшләвен күрсәтә

“Укучыга кызык һәм янәшәсендә көчле укытучы булырга тиеш”, - дип саный Россия мәгариф министры урынбасары.

Ирина Потехина: БДИ нәтиҗәләре укытучыларның күңел биреп эшләвен күрсәтә
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республика укытучыларының үз эшенә бөтен күңелен биргәнен күрсәтә. Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина Казанда “Тәрбия – белем бирү сыйфатын күтәрү факторы” темасына республика август киңәшмәсендә шул хакта әйтте.

“Казанга, мәгарифтә генә түгел, башка параметрлар буенча да стандартлар билгеләүче республикага килү миңа гел күңелле. Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйм!” – дип мөрәҗәгать итте Ирина Потехина.

Ул бирегә килгәч, үзләрен БДИдан 100 балл җыйган укучылар каршы алганын искәртте. “Нигәдер интеккән, алҗыганнарга охшамагансыз. Бик авыр булдымы?” дип сорыйм. “Авыр булмады, диләр. Бер кыз әйтә: “яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә, авыр түгел, кызык кына” ди, ә малай: “Мин бит ялгызым түгел, янәшәмдә педагоглар” диде. Чыннан да, укучыга кызык һәм янәшәсендә көчле укытучы булырга тиеш”, - дип саный федераль министр урынбасары.

“БДИ нәтиҗәләре буенча педагогларның үз эшенә бөтен күңелен салганын күрәбез. Моның өчен сезгә зур рәхмәт!” – диде Ирина Потехина.

  • 2019 елда Татарстанда БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Быел 100 балл җыйган укучылар саны 181гә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100