Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирина Купряхина сентябрьдән мәктәп формасына ГОСТ нинди булачагын аңлатты
Сентябрьдән Россиядә мәктәп формасы өчен яңа ГОСТ үз көченә керәчәк, ул киемнең тышкы күренешенә түгел, ә сыйфатына һәм составына кагылачак. ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлегенең идарә рәисе Ирина Купряхина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Элегрәк РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа форматын тәкъдим иткән иде.
«Беркем дә яңа мәктәп формасы кертергә җыенмый. Бездә формага карата яңа ГОСТ барлыкка килде, һәм ул көз башыннан кулланышка керә. Һәм ул мәктәп укучылары формасының тышкы күренеше хакында түгел, ә аның нинди составтан булырга тиешлеге турында», - дип аңлатты Купряхина.
Аның сүзләренчә, яңа ГОСТта мәктәп формасының һаваны яхшы үткәрә һәм аллергия китереп чыгармый торган тукымалардан тегелергә тиешлеге күрсәтелгән. Шулай ук эчлек материалларның, фурнитураның характеристикалары һәм типик балалар фигураларының үлчәмнәренә төгәл тәңгәл килүе регламентлана.
«Тукыма составында кимендә 35 процент табигый сүс (йон, вискоза), әгәр күлмәк икән, мамык булырга тиеш. Мәктәп формасында яңа төсмерләр булмаячак», - дип хәбәр итте рәис.
ГОСТ аяк киеме һәм физкультура формасына кагылмаячак.
«Шулай да, аяк киеменә килгәндә, хәзер күп кенә мәктәпләр туфли табаннарының идәндә кара эз калдырмый торган ак төстә булуын таләп итә», - дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз