news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Бокова Болгар ислам академиясе турында: Чын мәгънәсендә дини кунакханә булган бу

"Монда башкарылган эшләр - Ходай бүләге", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

(Болгар, 22 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Болгар ислам академиясе белән танышты. Аны Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев озата йөрде. 

Ирина Бокова академиядәге уку-укыту аудиторияләрен, күпфункцияле залны, китапханә, ашханә, гыйбадәтханәне, торак бүлеген, Голәмәләр шурасы бүлмәсен карап чыкты. "Чын мәгънәсендә дини кунакханә булган бу", - диде ул.

Минтимер Шәймиев Россиядә ислам белеме системасы булмавын һәм бу яктан Болгар академиясенең тотачак урынын билгеләп узды. "Бездә белем бирү дәрәҗәсе җитми. Кешеләргә дөрес аң-белем бирү кирәк. Әгәр инде ул очракта да закон бозалар икән, анысы - башка мәсьәлә. Монда бит гади студентлар гына укымый. Бу бит академия. Безнең мәзһәб, традицион ислам гасырлар буе үзен аклап килде. Безгә 70 ел буе дин белән шөгыльләнүне тыеп килделәр. Хәзер инде белем кирәк, пәйгамбәребез дә белем бәһасен югары куйган. Коръән сүрәләрендә дә бу хакта әйтелә", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Болгар ислам академиясе  - Россия мөселман галимнәре берлеген, мөселман дин әһелләре өчен фәнни-белем бирү үзәген, ислам китапханәсен, абруйлы мөселман галимнәренең экспертлар советын, татар дини тәгълимат мирасын өйрәнү үзәген үз эченә ала.
"Күктән төшкән кебек булды бу, эш җиңел барды. Монда башкарылган эшләр - Ходай бүләге", - дип белдерде Минтимер Шәймиев, алдарак әйтелгәннәрне җөпләп.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100