Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиренә чит ил гражданнары һәм оешмалары хуҗа була алмый торган территорияләр исемлеге төзелде
РФ Президентының шул хакта указы бар
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Җиренә чит ил гражданнары һәм юридик затлары хуҗа була алмый торган территорияләр исемлеге төзелде - РФ Президентының шул хакта быел 9 гыйнварда имзалаган 26 нчы Указы бар. Документ РФ Җир кодексының 15 нче маддәсенең 3 нче пунктына туры килә.
Аерым алганда, “Гарант” мәгълүмат-хокук порталы хәбәр иткәнчә, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил юридик затлары Анадырь, Архангельск, Дербент, Избербаш, Каспийск, Махачкала, Владикавказ, Владивосток, Находка, Краснокаменск, Анапа, Геленджик, Новороссийск, Сочи, Санкт-Петербургның Кронштадт районы, Благовещенск, Вилючинск, Райчихинск, Свободное, Шимановск, Архангельск, Новодвинск, Салехард, Северодвинск, Новозыбково, Яңа Уренгой һ.б. – барысы 48 шәһәрдә, күп санлы муниципаль районнарда милек итеп җир участоклары алырга хокуклы түгел.
Соңгыларыннан Алтай, Бурятия, Дагстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкес, Карелия, Саха (Якутия), Төньяк Осетия – Алания, Тыва, Чечен Республикалары, тагын Алтай, Байкал аръягы, Камчатка, Краснодар, Красноярск, Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Амур, Архангельск, Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калининград, Курган, Курск, Ленинград, Магадан, Мурманск, Новосибирск, Омск, Оренбург, Псков, Ростов, Самара, Сарытау, Сахалин, Смоленск, Төмән, Чиләбе өлкәләре һәм Яһүд, Ненец, Чукот, Ямал-Ненец автономияле округларының кайбер муниципаль районнары күрсәтелә.
Илнең чик буйларында урнашкан торак пунктлар исемлегенә барлыгы 380 шәһәр һәм район мөнәсәбәтендә шундый чикләүләр кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз