news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирекле журналист Римзил Вәлиев блогерлыкның милләте юк дип саный

"Блогерлар бит хәзер рәсем куя да, видео элә. Кайда монда милләт?" - ди Римзил Вәлиев.

Ирекле журналист Римзил Вәлиев блогерлыкның милләте юк дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ирекле журналист Римзил Вәлиев блогерлыкының милләте юк дип саный. Ягъни блог алып баручыларны татарныкына, русныкына бүлеп карарга кирәкми. Бу фикерне ул "Татар-информ"да узган "Татар блогерларының киләчәге бармы?" темасына узган матбугат конференциясендә әйтте.

"Блогерлыкның милләте юк дип саныйм. Кеше оригиналь фикере яки фактлары белән аерылып тормый икән, ул аның теләсә нинди милләт өчен файдасыз икәнен күрсәтә. Блогерлар бит хәзер рәсем куя да, видео элә. Кайда монда милләт?" - ди ул.

Римзил Вәлиев үзе өчен ике блогер барлыгын әйтте.

"Бездә ике блогер бар. Нияз Әхсәнов һәм Нияз Латыйпов. Аларны да татар блогерлары дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта татар блогерлары кешедән ким түгел. Социаль челтәрләрдә шартлатып әйтә торган егет-кызлар да бар. Әмма аларны да блогер дип әйтеп булмый. Чөнки алар зәһәр, усал булса да, иҗтимагый күренешләргә фикер белдерә алмыйлар. Яшь блогерларга сүзем шул: татар рухлы  көчле рәсем яки видео куегыз. Әгәр дә сез биргән мәгълүмат чыннан да көчле икән, аны башка милләт вәкилләре дә карый, ул дөнья буйлап тарала", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак татар блогерлары артуын, "Татар-малай" үзенең аккаунты аша 20 кешегә бер-берсен табарга ярдәм итүен, татар блогерларының ни өчен җитди темаларга язмауларын һәм Римзил Вәлиевның аларга җавап бирүе турында язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100