news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирекле хәрбиләргә хәрби милеккә зыян китергән өчен матди җаваплылык янаячак

Дәүләт Думасы ирекле хәрбиләрне хәрби милеккә зыян китергән өчен матди җаваплылыкка тарту турында закон проекты кабул итте. Думага документны комитет рәисе Андрей Картаполов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме кертте.

Закон проекты беренче укылышта 2023 елның октябрендә үк кабул ителде. «Хәрбиләрнең матди җаваплылыгы турында»гы закон төзәтмәләр белән тулыландырыла. Законда кулланыла торган «хәрби хезмәткәр» төшенчәсен киңәйтергә һәм аның белән шул исәптән ирекле хәрбиләрне дә атый башларга тәкъдим ителә.

Ирекле хәрбиләр хәрби милеккә зыян китергән өчен контрактчылар кебек үк күләмдә матди җаваплылык тота, дип ачыклык кертте профильле комитет.

Закон буенча матди җаваплылыкка тарту вакыты хәрби милеккә килгән зыянны ачыклаганнан соң өч елны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100