Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ирекле агым» проекты Казансуда елга туризмын үстерүгә ярдәм итә
«Ирекле агым» проекты нәтиҗәсендә Казансу елгасының гидрологик характеристикалары яхшырган. Бу елга туризмын үстерүгә ярдәм итә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева хәбәр итте.
«Фәнни-тикшеренү эше барышында галимнәр өч пост тәкъдим итте. Анда без елганың гидрологик характеристикаларын үлчибез. Агач өемнәрен чистарту эшләре башкарылган өлештәге сызыкта су агымы тизлеге арткан. Бу су объектының торышына уңай тәэсир итә, аңа үзеннән-үзе чистарырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде ул.
Манидичева мәгълүматларына караганда, бу елга туризмын үстерергә ярдәм итә. Кешеләр су буйлап сәяхәт итә һәм Казансуның матурлыгына соклана алачак.
«Казансу – махсус сакланыла торган табигый территория. Бу статус елгага юкка гына бирелмәгән», - дип ассызыклады Манидичева.
Казансу елгасын чистартуга юнәлтелгән «Ирекле агым» экологик проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итә. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үткәрә.
Элегрәк Дәүләт Думасында Рөстәм Миңнехановның туризм үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Дәүләт Думасының туризм һәм туризм инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков сүзләренчә, Татарстанга бару – аның хыялы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз