news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Зиннуров: Мин тотрыклылык өчен тавыш бирергә килдем

Россия Дәүләт Думасы депутаты тавыш бирүдә катнашуның мөһимлеген әйтте.

Ирек Зиннуров: Мин тотрыклылык өчен тавыш бирергә килдем
Артур Шипилов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Ирек Зиннуров көзге сайлауларда катнашты. Ул Казандагы участокларның берсендә тавыш бирде.

«Мин республикабызның тотрыклылыгы өчен тавыш бирергә килдем. Ул үсештән гыйбарәт — 80, 90 нчы елларда һәм хәзер нәрсәләр булганын чагыштырыгыз. Бу - күк белән җир арасы. Киләчәк Президенттан бу тотрыклылыкның дәвам итүне көтәм», - диде Зиннуров.

Депутат хәзерге вакытта ни өчен тавыш бирү мөһим булуын аңлатты. «Республика Президентының кем булуы һәр тавыштан бәйле. Моңа мин битараф түгел. Минем өчен бу кешенең Татарстан өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләр башкаруы мөһим», - диде ул.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына ике сайлау округы буенча өстәмә сайлау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100