news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Зиннуров командасы Ауропа беренчелегендә 9 нчы урынны алу өчен көч сынаша

Казанның данлыклы ватерполчысы җитәкчелегендәге ватерпол буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасы Ауропа беренчелегендә 9 нчы урынны алу өчен көч сынаша

(Казан, 26 сентябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Казанның данлыклы ватерполчысы Ирек Зиннуров җитәкчелегендәге ватерпол буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасы (20 яшькә кадәргеләр) Ауропа беренчелегендә 9 нчы урынны алу өчен көч сынаша. Матч Грециянең Ханья шәһәрендә узачак.
1/8 финалы стадиясендә Черногория командасына оттырганнан соң, Россия ватерполчылары ике тапкыр рәттән җиңү яулады. Иң элек алар киеренке көрәштә Төркия ватерполчыларын 9:8 исәбенә бирелдерсә, бүген россиялеләр Словения командасын 15:2 исәбенә тар–мар итте.
Бүгенге очрашуда Казанның ватерпол мәктәбендә шөгыльләнүче Кирилл Тихонов иң нәтиҗәле уенчы дип табылды – аның исәбендә дүрт туп. Казан ватерпол мәктәбенең башка вәкилләре дә сынатмады: Гадел Латыйпов – 2, Альберт Зиннәтуллин һәм Игорь Плискевич берәр туп кертте.
Иртәгә Ирек Зиннуров уенчылары турнирда соңгы матчын үткәрә.
Словения - Россия – 2:15 (1:2, 0:5, 1:5, 0:3).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100