Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Зиннуров Казанда Футбол чемпионатыннан ләззәт алып калырга киңәш итә
Илче спортчыларга җанатарларның уңай энергетикасын тою мөһим булуын әйтте.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Дәүләт Думасы депутаты, Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров казанлыларга Дөнья чемпионатыннан тулы күләмдә канәгатьлек алып калырга киңәш итә. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә белдерде.
Ирек Зиннуров Дөнья чемпионаты илчесе вазифасы үзе өчен дәрәҗәле булуын ассызыклады. “Илче булырга шундук ризалаштым. Әлбәттә, бу - бик абруйлы исем. Аның аудиториясе дә күпкә зуррак, ул Сочи Олимпиадасыннан да күбрәк”, - диде. Ирек Зиннуров чемпионат кысаларында бары тик Казандагы матчларга гына барырга җыенуын әйтте. Бүген исә Австралия белән Франция арасындагы матчта Австралия өчен җан атачагын билгеләп узды.
Ирек Зиннуров, илче буларак, мәктәпләрдә Футбол чемпионаты буенча дәресләр үткәргәнен әйтте. Шулай ук илчеләрнең волонтерлар, өлкәнрәк буын кешеләре белән очрашулар үткәрүләрен билгеләп узды.
Ирек Зиннуров казанлыларга Дөнья чемпионатыннан тулы күләмдә канәгатьлек алып калырга киңәш итә. “Бу мундиаль - дөнья масштабындагы зур бәйрәм, аннан ләззәт алып калыгыз. Безнең тормышта бүтән кабатланмас инде ул”, - диде. Үзе дә су тубы остасы булган илче җанатарларга, спортчыларның уеннары кайвакыт ошап бетмәсә дә, аларга бөтен күңелләре белән җан атуларын теләде. “Трибуналарда утыручыларның уңай энергетикасын тою мөһим. Синең өчен җан атканда, канатларың үсә кебек”, - диде Чемпионат илчесе Ирек Зиннуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз