news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Зиннуров: Казан Европа уеннарын һичшиксез лаеклы дәрәҗәдә уздыра алачак

Россия Дәүләт Думасы депутаты Казанның 2023 елда Европа уеннарын уздыру шансларын югары бәяләде.

Ирек Зиннуров: Казан Европа уеннарын һичшиксез лаеклы дәрәҗәдә уздыра алачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Виктория Елфимова). Казанның 2023 елда Европа олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу һәм аны югары дәрәҗәдә уздыру шанслары бар. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты, Сиднейда узган Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров әйтте.

“Казан Европа олимпия уеннарын һичшиксез кабул итә ала һәм яхшы, лаеклы дәрәҗәдә уздыра ала. Чөнки Казанның Универсиада, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол чемпионаты уздырганнан калган базасы бар”, - диде Ирек Зиннуров “Татар-информ”га.

Депутат 2015 елда Бакуда узган беренче Европа уеннарында булуын әйтте. Ул Казан әлеге ярышларны тагын да югарырак дәрәҗәдә уздыра ала дип саный. “Мин 2015 елда Бакуда Европа уеннарында булдым. Ә без әлеге ярышларны яхшырак уздыра алырбыз дип уйлыйм”, - дип өстәде ул.

Зиннуров, мондый спорт ярышлары Татарстан башкаласына кирәк дип йомгаклады: “Уеннар һичшиксез кирәк. Шуңа күрә бездә уза торган һәр спорт чарасы мирас калдыра. Соңыннан алар тулысынча һәм уңышлы итеп кулланыла”.

  • Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Казанның 2023 елда Европа уеннарын үткәрү өчен биргән гаризасын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100