Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Зиннуров Дәүләт Думасындагы кәнәфиен башка вазифага алыштырырга ниятли
Татарстаннан сайланган депутат һәм «Синтез» ватерпол клубы президенты Азәрбайҗанга күченү вариантларын карый.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ирек Зиннуров депутат мандатын Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшләү һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык вазифасына алыштырырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
«Ирек Зиннуров Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшләү һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык юнәлеше буенча РФ вәкиле сыйфатында Азәрбайҗанга китәргә ниятли», - дип белдерде чыганак.
Депутат үзе әлеге мәгълүматны раслау яки кире кагудан баш тартты. «Әлегә берни дә әйтә алмыйм», - диде Зиннуров «Татар-информ» агентлыгына.
Ирек Зиннуров – Россиянең танылган ватерполчысы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры (2000, 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры. Шулай ук җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз