news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ирек Зарипов – “Сочи-2014” Паралимпиада илчесе
Ирек Зарипов, Ванкувердагы ярышларда биатлонда һәм чаңгыда узышуларда катнашып, 4 алтын медаль һәм бер көмеш медаль яулады
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Ванкуверда үткән Паралимпиадада соклангыч уңышларга ирешкән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән татар егете Ирек Зарипов зур куаныч кичерә. Ул “Сочи-2014” олимпиадасы илчесе итеп тәгаенләнде.
Олимпия уеннары илчесе дипломын Ирек Зариповка “Сочи-2014” олимпиадасын оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко тапшырды. Ул үз чыгышында Башкортстан егетенең рух ныклыгына соклануын белдерде.
Ирек Зарипов, Ванкувердагы ярышларда биатлонда һәм чаңгыда узышуларда катнашып, 4 алтын медаль һәм бер көмеш медаль яулады.
Ирек Зарипов 17 яшендә юл фаҗигасенә эләгеп ике аяксыз кала. Әмма тормышка булган сөюе һәм ныклы ихтыяр көче аны зур спортка алып килә. Рөстәм Батыров җитәкләгән инвалидлар җәмгыятенә килеп, спорт белән җитди шөгыльләнә башлый Ирек. Җиңел, авыр атлетика, йөзүдә, өстәл теннисында үзен сынап карый, республика ярышларында катнаша.
Тырыш егет ике тренер кул астында ярышларга әзерләнә. Дүрт ай дигәндә Россия җыелма командасына кабул ителә ул. Ә 2006 елда Туринда дүртенче урынны ала.
Ванкувердагы Паралимпиадада Ирек Зариповның югары уңышлары аның соңгы еллардагы ал-ял белмичә күнекмәләр үткәрүе нәтиҗәләре. 4 тапкыр алтын һәм бер көмеш медаль яулап, Башкортстанны гына түгел, ә бар Россия дәрәҗәсен дә күтәрде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot