news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Хафизов: «Татар сүзе»ндә беренче чиратта балаларның камил сөйләшүенә игътибар иттек

Ирек Хафизов: «Татар сүзе»ндә беренче чиратта балаларның камил сөйләшүенә игътибар иттек
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында фикер алыштылар. Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов жюри әгъзаларының эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашкан балалар арасында җиңүчеләрне ачыклаганда иң беренче чиратта аларның татар телендә ни дәрәҗәдә камил сөйләшүләре игътибарга алынган.

«Татар сүзе турында сөйләшәбез икән, иң беренче чиратта камил сөйләшү турында сүз алып барыла. Әгәр дә балада әзрәк акцент булса да, ул үзенең фикерен җиткерә ала икән, андый очраклар да карала. Ләкин иң беренче чиратта камил сөйләшүгә игътибар иттек, чөнки татар сүзе камил яңгырарга тиеш», – диде ул.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Роза Әдиятуллина сүзләренчә, рус милләтеннән булган катнашучылар да бәйгегә татар телендә шигырьләр яздырып җибәргән.

«Күп кенә рус милләтеннән булучылар, балалар, олылар, махсус татар әсәрләрен сайлап, аларны видеога төшереп, безгә җибәрделәр. Акцент булса да, аларның татар сүзен яңгыратулары соклануга лаек», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

news_right_1
news_right_2
news_bot