news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Хафизов: «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады

Ирек Хафизов: «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында фикер алыштылар. Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов жюри әгъзаларының эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмаган.

«Бу бер дә җиңел эш түгел. Шуның хәтле гаризадан иң-иңнәрен сайлап алырга кирәк. Жюри әгъзаларының да эшләре саллы, әйбәт булды. Барысын да дөрес сайладык дигән фикердә калам, беренче урыннарны сайлаганда без бертавыштан кулларыбызны күтәрергә мөмкинбез. Әлбәттә, бу беренче урынга лаек дип. Икенче-өченче урыннарны сайлаганда бераз каршылыклар булды, ләкин һәрбер кеше үзенең фикерен җиткерде. Шактый гына очрашулар булды, иң-иңнәрен сайлап алдык», – диде ул.

Ирек Хафизов сүзләренчә, бәйгедә җиңүчеләр сәхнәдә үз фикерләрен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш.

«Беренче урын алган кешене күргәч, тамашачыда – «Моңа нәрсә өчен беренче урын биргәннәр соң, нәрсә сөйләргә теләде ул» дигән фикер туарга тиеш түгел. Ул сәхнәгә чыккан икән, әйтәсе сүзен җиренә җиткереп әйтеп, халыкка аңлаешлы итеп үзенең шигырен башкарырга тиеш. Без шундыйларны сайлап алдык», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot