Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Хәбибуллин махсус хәрби операция ветераннарына түләүләр турында сөйләде
Бүген «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль түләүләрне билгеләү идарәсе җитәкчесе Ирек Хәбибуллин махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүләр һәм компенсацияләр турында сөйләде.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда 7 хәрби хезмәткәргә Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, шул исәптән бишесенә — үлгәннән соң, геройларның гаиләсенең ун әгъзасына ай саен акча түләнә», — дип билгеләп үтте ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары ай саен акчалата түләүгә хокуклы. Агымдагы ел башыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 3,7 мең хәрби хәрәкәт ветеранына билгеләнгән. Хәбибуллин аңлатканча, айлык акчалата түләү инвалидларга һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата бәясен исәпкә алмыйча билгеләнә. Ул билгеләнгәннән соң алар автомат рәвештә натураль рәвештә социаль пакетка хокук ала.
«Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре Россия Президенты Владимир Путин карары белән чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр өчен каралган ике пособие сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу – хәрби хезмәткәрнең йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие һәм өч яшькә кадәрге балага ай саен бирелә торган пособие», — дип хәбәр итте Хәбибуллин.
Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие алырга хокуклы. Ярдәм чарасы йөклелек чоры 12 атнага кадәр хатын-кызлар консультациясендә исәпкә баскан хатын-кызларга да каралган. Пособиегә хокук мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә.
«Инвалид гражданнар, транспорт чараларын сатып алу өчен медицина күрсәткечләре булганда, ОСАГО полисы бәясенең 50 процентын кире кайтара ала. Компенсацияне елга бер тапкыр һәм бер автомобильгә алырга мөмкин», - дип өстәде Хәбибуллин.
ТР Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз