Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек темасы, зәңгәр төс һәм 1200 кунак: Fashion Iftar – 2026 ничек узачак?
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә унынчы тапкыр узачак «Fashion Iftar» яңалыкларга бай булачак. Оештыручылар ике көнлек программа, бүләкләр һәм дистәләгән дизайнер катнашында мода күрсәтүе вәгъдә итә. Быелгы чараның үзенчәлекләре турында тулырак «Татар-информ» язмасында.
«Дресс-код төсләргә 100 процент туры килергә тиеш»
14–15 март көннәрендә Казанда Fashion Iftar була. Унынчы тапкыр узачак ифтарның төп төсләре итеп зәңгәр һәм күк төсләр сайланган. Быел чара хатын-кыз иреге темасына багышланачак.
«Быел Fashion ифтар татар гореф-гадәтләренә, татар мәдәниятенә багышлана. Темасы – ирек. Төсләре – зәңгәр һәм күк төсе. Быел дресс-код бу төсләргә 100 процент туры килергә тиеш, аяк киеменә карата гына андый таләп юк», – дип искәртеп узды проект авторы Җәннәт Минһаҗева.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Оештыручылар сүзләренчә, быел «Fashion Iftar»да 1200гә якын хатын-кыз катнашуы планлаштыра. Сатуга барлыгы 600 билет чыгарылган, калган билетларны оештыручылар төрле оешмаларга, сәламәтлеге чикле хатын-кызларга һәм чараның партнерларына тараткан.
Чараны оештыручыларның берсе, эшмәкәр Радик Абдрахманов фикеренчә, ифтарлар дөньясындагы иң матур вакыйга юбилей-унынчы елында үзенең колачын тагын да зурайткан. Быел Рамазан аенда бренд ярдәме белән Казанның 10 ресторанында бары тик хатын-кызлар өчен генә хәйрия ифтарлары уздырылган.
«Быел без зур чаралар комплексын әзерләдек, ае буе хәйрия ифтарлары, хатын-кызлар өчен төрле чаралар узды», – дип билгеләп үтте Җәннәт Минһаҗева.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Төп бүләк – хаҗга юллама
Шулай ук быел кунаклар арасында олы хаҗга, волонтерлар арасында – гомрә хаҗына юлламалар уйнатылачак. Иң зур бүләкләрнең берсе гыйбадәт бүлмәләрен бизәү белән шөгыльләнүче оешмадан булачак.
«Әлеге оешма бер кунакка җария сәдакага ия булу мөмкинлеген бирәчәк, ягъни мәчеттә алар исеменнән гыйбадәт зонасы төзеләчәк», – дип сөйләде партнерлар буенча проект кураторы Эльза Җиһантдинова.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Төп чара – ифтар 14 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданында узачак. Биредә йөздән артык модель, дистәләгән дизайнер катнашында мода күрсәтүе дә булачак. Анда Россиядән һәм күрше илләрдән килгән дизайнерларның милли орнаментлар һәм заманча стильне берләштергән коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, кунаклар өчен махсус маркет-зона, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Бу көнне «Fashion Iftar»да, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның чыгышы көтелә. Шулай ук оештыручылар катнашучылар өчен бик күп бүләкләр вәгъдә итә.
Fashion Iftar – 2025
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, архив
Икенче көнне, 15 мартта, чаралар «Millennium Panorama» кунакханәсендә узачак. Биредә 11:00-17:00 сәгатьтә МДУ, Татарстан Дизайнерлар берлеге һәм «Bienopen» мода индустриясен үстерү институты спикерлары катнашында лекторий узачак. Икенче көн программасы бушлай, чарага килү өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз