news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов Тукай исемен йөрткән аэропорт Татарстанның символына әвереләчәк дип саный

Татарстан Дәүләт Советы депутаты “Казан” аэропортына Иван Грозный исемен бирү безнең халык өчен мөмкин түгеллеген әйтте.

Ирек Шәрипов Тукай исемен йөрткән аэропорт Татарстанның символына әвереләчәк дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтте.

"Аэропортка исемне ил күләмендә сайларга ярамый. Башка ил халкы биредә яшәүче халыкның тарихын, милли үзенчәлекләрен белми. Күптән түгел интернетта аэропортка Иван Грозный исемен кушыйк дип шаяру киткән иде. Тик безнең халык өчен ул мөмкин әйбер түгел”, - диде ул.

“Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүгә уңай карыйм. Аэропортның исеме дә безнең төбәкнең үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш”, -  ди Ирек Шәрипов.

Депутат фикеренчә, аэропортка Тукай исемен бирү татар халкы белән кызыксынуны арттырачак.

Ирек Шәрипов аэропортка исем сайлаганда, иң беренче чиратта, җирле халык фикере исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100