news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов: Татарстандагы кебек милли сәясәтне ил күләмендә алып барырга кирәк

Халыклар Дуслыгы йорты директоры әйтүенчә, милли сәясәттәге тотрыклылыкны чит төбәкләрдә булган скинхедлар боза.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Халыклар арасында тотрыклылык булсын өчен Татарстандагы кебек  милли сәясәтне Россия күләмендә алып барырга кирәк.«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы «Адымнар» тапшыруының III Халыклар съездына багышланган сюжетында Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов шул хакта белдерде.

«Татарстанда гына милли сәясәтне шушылай алып бару аз, ил күләмендә дә шушындый эшне алып барырга кирәк. Чөнки никадәр тотрыклы дисәк тә, Татарстанда да Африка студентының гомере өзелде. Моның нигезе – бездә скинхедлар бар икән. Ә аларның идеологлары, бу төркемнең дә идеологы Санкт-Петербургта. Алар бу агулы идеяны Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә тарата ала. Татарстандагы кебек милли сәясәтне ил күләмендә алып бару кирәк», – дип ассызыклап үтте ул.

Татарстанда 256 милли – мәдәни оешма эшли. III Халыклар съездында 1000ләп делегат катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100