Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Шәрипов: Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк
Милли педагогика институтын яңадан торгызу – ул актуаль мәсьәлә, бу өмет чаткысы уята.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында милли педагогика институты кирәклеге турында әйткән фикерләре уңаеннан «Татар-информ» хәбәрчесенә үз мөнәсәбәтен җиткерде.
«Бу - өмет чаткысы уята, чөнки милли педагогика институтын яңадан торгызу – ул актуаль мәсьәлә. Республикабыз өчен, чыннан да, глобальләштерү мәсьәләсе бер яктан югары белемнең сыйфатын арттыруда уңай роль үтәсә дә, без үз мисалыбызда күрдек, бу милли мәсьәләләргә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, без, әлбәттә, федераль стандартлар буенча эшли торган университетларны да хуплыйбыз, үзебезнекен кире кайтрау кирәклеген дә аңлыйбыз. Бүген бу яңалык буларак яңгырады. Димәк, аның әле ныклы адымнары да булачак», – диде Ирек Шәрипов.
Аның сүзләренчә, милли сәясәт буенча Россия Федерациясенең дәүләт программасы бар, киләсе дистә елда нәрсә эшләргә кирәклеге турында анда адымнар билгеләнгән.
«Татарстан – бу программаның күп пунктларын үтәп, инде алда баручы төбәк. Әйтик, кичә генә Мәскәүдә булдым, Россия халыклары ассамблеясенең президиум утырышы булды. Анда күп кенә төбәкләр, үзләрендә ресурс үзәкләре булдыра башлау турында сөйләде. Бер өлкәдә 200 квадрат метрлы ресурс үзәге булдырылган, ә без үткән атна Азнакайда ачкан үзәкнең мәйданы ике мең квадрат метрдан артык. Татарстан Республикасында сигез Халыклар дуслыгы йорты эшли. Россия Федерациясенең милли сәясәте нигезендә эшлибез дисәк, без – лидер төбәк”, – диде «Татар-информ»га Ирек Шәрипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз