news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов:Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри предмет итеп калдыру турында резолюциябез бар

“Бу - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителәсе компромисс укыту планы”, – диде спикер.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, республикадагы телләр вәзгыятенә бәйле рәвештә, ябык җыелышның нәтиҗәләрен журналистларга әйтте. Моны ул бүген, ТР Фәннәр Академиясендә узган “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл” барышында җиткерде.

“Без 25 октябрьдә, ТР Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясы инициативасы белән, телләр сәясәте һәм рус-татар телләрен өйрәнүне җайлау буенча җыелыш уздырдык. Анда дәүләт хакимияте, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, галимнәр, укытучылар, ата-аналар катнашты.

Сорауның катлаулылыгын һәм ситуациянең бу дәрәҗәгә җитеп ныгуын исәпкә алып, катнашучылар үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтә алсыннар дип, җыелышны журналистлардан башка гына уздырган идек. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, җыелышта катнашучылар, тормыш тәҗрибәсен кулланып, республика халкының, төрле милләт вәкилләренең гасырлар буе формалашкан дуслыгы нигезендә, телләр мәсьәләсендә уртак фикергә килде. Шуның нигезендә, без төптән уйланылган резолюция кабул иттек. Бу - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителәсе компромисс укыту планы”, – диде Ирек Шәрипов.

Аның нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен укытуны - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык төрдәге белем бирү учреждениеләре өчен таләп иткән дәрәҗәгә җиткерү, 10-11 сыйныфларда татар телен ирекле өйрәнүгә калдыру һәм татар телен (ТРның дәүләт теле буларак), башлангыч, гомуми һәм төп белем бирү оешмаларында мәҗбүри предмет итеп калдыру күздә тотыла.

“ТР Конституциянең туган көнендә әлеге сөйләшү нигезендә, республикада килеп туган телләр сәясәтен Конституциягә нигезләнеп чишәрбез. дип ышанам”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл”дә 30 спикер чакырулы иде, шуның 20се үз фикерләрен җиткерде. Сөйләшү ахырында телләр мәсьәләсендә резолюция кабул ителде. Ул 10 пункттан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100