news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов Россия империясен җимерүгә китергән сәбәпләрне атады

Күп еллар дәвамында,системалы рәвештә, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча эш алып барасың икән, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, ди ул.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Милли сәясәт һәркем өчен дә ачык булырга тиеш. ТР Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов шундый фикердә. Бу хакта ул Бөтендөнья Татар конгрессында уздырылган түгәрәк өстәл барышында белдерде.

“Халыкларга телне өйрәнү мөмкинлеге бирү кешедә мине монда хөрмәт итәләр, миңа монда яшәргә кирәк, дигән фикер тудыра. Милли мәсьәләләрнең хәл ителмәве, дин ягыннан кысу, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне сакларга, өйрәнергә хокуклар бирмәү - Россия империясе таркалуга китергән сәбәпләр. Большевиклар халыкка, революция тәмамланганнан соң, милли мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә итә һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә. Милли республикаларның барылкка килүе бик зур алга китеш була”, - дип саный ул.

“Таҗик яки үзбәк оешмасының лидерын без башкалар да таный торган кеше ясыйбыз. Аны таныйлар, беләләр икән, башка милләт вәкилләре өчен ул куркыныч тудырмый башлый. Кешеләр аның белемле, цивилизацияле, тәрбияле икәнен күрә, аңлый. Ул милләткә карата курку хисе кими”, - дигән фикердә Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры.

Аның сүзләренчә, Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә күп нәрсә эшләнелсә дә, әле чишеләсе мәсьәләләр күп.Мисалга ул Татарстан халыклары съездынан соң булган фикерләрне китерде.

“Кайбер федераль басмалар съездның уңай якларын күрсә, икенче берәүләр исә бу җыен Татарстандагы проблемаларны “качырып калу” өчен оештырылган әйбер, дип тә атады. Билгеле, һәр журналист үзе өчен нинди дә булса ачыш ясарга тиеш. Мин дә үзем өчен ачыш ясадым. Бу съезд барышында бер генә кеше дә залдан торып чыгып китмәде. Әгәр дә күп еллар дәвамында, системалы рәвештә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча эш алып барасың икән, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - дип саный ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100