news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов футбол турында: Төрле халыкларның характерын уен аша күреп була

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры үз иленә мәхәббәте гәүдәләнгән командаларга соклануын белдерде.

Ирек Шәрипов футбол турында: Төрле халыкларның характерын уен аша күреп була
Рамиль Гали

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, төрле халыкларның характерын уен аша күреп була. Бу хакта ул бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта әйтте.

Иң элек, матбугат конференциясендә Ирек Шәрипов Татарстанда 173 милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәвен билгеләп узды. Халыклар дуслыгы Ассамблеясенең 25 ел элек, Дуслык йортының 20 ел элек булдырылганын, бүген Татарстанда 220 милли-мәдәни берләшмә эшләвен әйтте. Бүген Татарстанда 8 халыклар дуслыгы йорты эшләвен, төрле милләтләр яшәүче шәһәрләр һәм районнарда тагын берничә йорт ачу ниятләнүен белдерде. "Мәдәният йорты форматы бар, ул үзешчәннәр эшен колачлый, ә дуслык йорты форматы ул гражданлык иницативаларын күздә тота. Татарстан халыкларының дуслык йорты мәйданчыгында соңгы өч елда 1200дән артык чара үткәрелүе бу бик зур сан", - диде.

Ирек Шәрипов әйтүенчә, Казанда нинди дә булса вакыйгалар булганда, Дуслык йортына делегацияләр килә. "Без моны Универсиада вакытында ук сиздек. Ул вакытта җанатарлар, журналистлар төркемнәре килгән иде. Быел, мәсәлән, көтмәгәндә генә Колумбиядән килделәр дип хәбәр иттеләр. Без аларны каршы алдык. Без һәрвакыт кабул итәргә, сөйләргә, аңлатырга әзер. Безнең Дуслык йортында чүпрәк кисәкләреннән тегү клубы бар. Анда йөрүче олы буын вәкилләре чемпионатка дип күргәзмә ясадылар. Колумбия журналистларына бу кызык булды. Бу хакта хәбәр аннары бөтен Россиягә таралды", - дип белдерде Шәрипов. Хәер, бүген иң яхшы сорау бирүчегә дип алып килгән бүләген дә ул Колумбия журналистына бирде.

Ирек Шәрипов чемпионаттан иң яхшы сабак кеше белән аралашу булуын билгеләп үтте. "Теге яки бу ил, мәдәнияте турында әллә күпме укып була, әмма шул халык вәкиле белән ярты сәгать аралашу күбрәк мәгълүмат бирә, чөнки син аның нинди дулкында яшәвен тоясың. Бу бик әһәмиятле, без шуңа күрә соңгы вакытта командировкаларга игътибар юнәлтәбез", - дип ул Татарстан кешеләрен дә күбрәк аралашырга өндәде.

Ирек Шәрипов Иран җанатарларын үрнәк итеп китерде. Аның әйтүенчә, аларның шулай дистәләгән меңнәр булып килүе илләрен яратуын, бердәмлеген күрсәтә. “Иран илләре танылу, үзләренә карата позитив караш булсын өчен күп тырыша. Иранның футбол командасы да, җанатарлары да шаккаттырды”, – дип ул Иран командасын туплы дипломатлар дип атады.

Ирек Шәрипов футбол мохитенә нигездә телевизор экраннарыннан гына керүен әйтте. Былтыр Конфедерацияләр кубогы кысаларында берничә матчны караганын, әмма быел телевизордан гына карап баруын әйтте. “Үз иле, халкы өчен соңгы көченә кадәр тырышучы командалар сөендерә. Бу да милли сәясәт чагылышы, миңа калса. Төрле халыкларның характерын уен аша күреп була. Мин характер, мәдәният өчен җан атам. Менә кореецлар җиңүенең дә бер гаҗәпләнерлек нәрсәсе юк. Алар төшенкелеккә бирелми, аларның тырышлыгы күренеп тора. Уругвайны алсак та, бик кечкенә дәүләт кешеләре дә җиңүгә омтылганда, теләкләре югалмавы шәп бит! Без инде матур уен өчен җан атабыз дип әйтергә була. Бу чемпионат ул үзенчәлекле. Эмоциональ яктан ул бик күңелле. Футбол уенында һәр халыкның характер үзенчәлеге, менталитеты күренә", - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100