news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов: Дәүләт телләрен мәҗбүри өйрәнү беренче чиратта булырга тиеш

Дәүләт телен ирекле өйрәнү дигән факт ул бер генә дәүләттә дә, бер территориаль берәмлектә дә юк, ди Дәүләт Советы депутаты.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). "Дәүләт телен ирекле өйрәнү дигән факт ул бер генә дәүләттә дә, бер территориаль берәмлектә дә юк. Әгәр дәүләт теле дигән статус бар икән, бу, әлбәттә, аны тиешле күләмдә мәҗбүри өйрәнү дигән сүз", - дигән фикердә ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп үтте.

"Бу аксиомадан кире кайтырга берничек тә ярамый. Икенчедән, соңгы елларда тел буенча каршылыкларның нигезе: мәгариф системасында тигезләү өлешендә, методиканы яхшырту һәм заманчалаштыру өлкәсендә аерым кимчелекләр булуы. Бу – факт. Аларны төзәтү кирәк. Ул ассызыкланды. Иң беренчесе һәм иң мөһиме – телләрнең статусы бер булу. Дәүләт телләрен мәҗбүри өйрәнү беренче чиратта булырга тиеш. Укыту методикалары, сәгатьләр саны – монысы белгечләр мәсьәләсе. Аны чынбарлыктан чыгып хәл итмичә булмый", - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100