news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов балачагында футбол уйнамавын әйтте

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры күзәтүче роле үзенә күбрәк туры килүен әйтте.

Ирек Шәрипов балачагында футбол уйнамавын әйтте
Рамиль Гали

 

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов балачакта футбол уйнамаган. Бу хакта ул бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта журналистикага бәйләп әйтте.

"Балачакта футбол уйнамадым. Бу характердан киләдер. Яхшы журналист яхшы сөйләргә тиеш дигәндә, мин күңелемнән моның белән ризалашмый идем. Аннары берникадәр вакыттан соң яхшы журналистның яхшы сөйләүче түгел, ә яхшы тыңлый белүче булуын аңладым. Миңа процессны күзәтү, аннары башкаларга сөйләү кызыклырак", - дип белдерде Удмуртия Республикасының атказанган журналисты булган Ирек Шәрипов.

Ирек Шәрипов бүген, шулай ук, футболның татар милләте өчен файдасы, футбол аша милли үзенчәлекләр чагылыш табуы турында сөйләде. Футбол матчларын телевизор экраннарыннан күзәтеп баруын әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100