news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов аэропортка исем кушу бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный

Аның фикеренчә, төбәкләрдәге аэропортларга исем кушканда, җирле халыкларның үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш.

Ирек Шәрипов аэропортка исем кушу бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный
архив/Султан Исхаков

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, аэропортка нинди исем кушу шул җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Әйтик, үз баласына исем кушу – һәр гаиләнең үз эше. Әгәр ул балага йорт белән җыелып исем кушсалар, ул башка исем булыр иде. Минем кызым Хәят исемле, ил күләмендә тавыш бирәсе булса, ул, мөгаен, Мария булыр иде, чөнки башка милләтләр “нинди Хәят инде ул, менә дигән исем Мария” диярләр иде”, - ди Ирек Шәрипов.

Аның фикеренчә, төбәкләрдәге аэропортларга исем кушканда, җирле халыкларның үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш. “Үз авылындагы эшләр шушы авыл халкы эше булган сыман, аэропортка исем кушу да, әлбәттә, бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш”, - ди депутат.

“Әйтик, Бурятиянең Улан-Удэ аэропортына нинди исем кушуларында минем ни эшем бар? Башкортлар, Краснодар халкы һәм башкалар нинди исем кушса да, хөрмәт белән караячакмын, чөнки ул аларның эше», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100