Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Шәрипов: Татар дөньясында каз өмәләре елдан-ел арта
Дүртенче мәртәбә Түбән Каманың Колмакчы авылында уздырылган «Каз өмәсе» этнофестивале үзенә тирә-яктан халыкны җыйды. Халыкны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова да сәламләде. Җитәкчеләр үз чыгышларында милли гореф-гадәтләрне саклап калуның әһәмиятен ассызыкладылар.
«Сезне Бөтөндөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев исеменнән сәламлим һәм котлыйм. Бу бик матур бәйрәм. Татарстан җирлегендә, татар дөньясында каз өмәләре елдан-ел арта һәм киңәя. Мәсәлән, Чаллыда, Түбән Камада, Мөслимдә дә һәр ел саен каз өмәләре үтеп тора. Каз өмәләре сыман милли үзенчәлекле бәйрәм тантаналарын саклап калу аеруча мөһим. Бәйрәмегез котлы булсын», – дип белдерде Ирек Шәрипов.

Алсу Мифтахова исә җирле халыкка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Мин, иң беренче чиратта, кунакчыл Колмакчы авылы халкына рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аннан соң традицияләрне саклап калуда зур хезмәт башкарган авылның үрнәк гаиләсе – Фәйзетдиновларны да билгеләп үтәсем килә. Барыгызга да бәхет, шатлык һәм иминлек телим», – диде ул.

Этнофестиваль махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен хөрмәтләү, аларга күчтәнәч итеп бүләккә каз бирү белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз