news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов: Рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләт – ул бик бәхетле

Сабада Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Ирек Шәрипов: Рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләт – ул бик бәхетле
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләтне бәхетле, дип исәпли.

«Рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләт, җәмгыять – ул бик бәхетле. Безнең ничек яшәвебез, нәрсәләр турында уйлавыбыз аларның әсәрләрендә кала. Алар - елъязма язучылар», – диде Ирек Шәрипов Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның иҗатына багышланган кичәдә.

14 ноябрьдә Сабада Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Рәссамның туган җиренә Казаннан күренекле артистлар, рәссамнар, язучылар, галимнәр кайтты, Татарстанның төрле районнарыннан аның дуслары, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. Әдәби-музыкаль кичәдә Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Алмаз Хәмзин кебек күренекле артистлар белән бер сәхнәдә Сабаның талантлы үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Мәдәният йортының фойесында рәссамның күргәзмәсе дә оештырылды.

«Рәссам эшче киемнәренең торбада эленеп кибүендә дә матурлык күрә һәм аны безгә күрсәтә белә. Иҗатчы гади эшчене генә түгел, ә, беренче чиратта, кешене күрә. Аның изге хисләрендә халкы белән элемтәсе саклана. Чыннан да, кешене шушы торба, төтен, тимер-томыр арасында эчке матурлыгы йөртә. Аңлавымча, рәсемдә Түбән Кама чагыла. Аны күңелендә изгелек йөрткән милләттәшләребез, дусларыбыз, аталарыбыз төзегән дә инде», – диде Ирек Шәрипов.

Ирек Шәрипов Мөдәррис Минһаҗевка Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан күренекле кешеләргә генә бирелә торган кул сәгате тапшырды.

«Мөдәррис Минһаҗевка хөрмәт аның Татарстанның халык рәссамы булу белән генә чикләнми. Ул үз-үзен ача алмаган бик күп рәссамнар өчен остаз да. Без аның белән дистәләгән күргәзмәләр оештырдык. Ул җәмәгатьчелеккә моңарчы күләгәдә булган рәссамнарны, ә халыкка яңа күренешләр ачты», – диде Ирек Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100