news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов: Геннадий Макаров керәшеннәрне сөйкемле сөяк итеп танытты

«Безнең чор тарихы да бөек шәхесләр исеме белән язылачак. Алар арасында Геннадий Макаровның исеме дә булыр», - диде ул.

Ирек Шәрипов: Геннадий Макаров керәшеннәрне сөйкемле сөяк итеп танытты
Зилә Мөбәрәкшина

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече-фольклорчы, педагог Геннадий Макаров керәшен халкын дөньяга танытучыларның берсе. 

"Узган гасырда тарихка Тукай, Сәйдәшләр кереп калса, безнең чор тарихы да бөек шәхесләр исеме белән язылачак. Алар арасында Геннадий Макаровның исеме дә булыр. Аның Россия сәнгатендә тоткан роле зур. Ул керәшен халкын сөйкемле сөяк итеп танытты", - диде ул Геннадий Макаровның 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Яңгыра, керәшен җыруы" дип исемләнгән кичәсендә.

Аның әйтүенчә, хәзер керәшен җырыннан башка бер концерт та узмый. "Сез безнең тормышны ямьләндерәсез. Эчтән генә мин дә керәшен җырларын көйләп йөрим, чөнки ул безнең халәтебезгә туры килә", - диде Ирек Шәрипов.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова фольклорчы-галим традицион мәдәнияткә мәхәббәт уятуын әйтте. "Хезмәтегез өчен рәхмәт. Бергә эшлиселәр алда әле", - диде һәм үзәк исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Керәшен мәдәният үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова кичәгә Геннадий Макаровның иҗатын яратучылар килгәнен әйтте. "Мин аны 30 елдан артык беләм. Ул күпкырлы танатлы шәхес. Ул керәшен, татар, ислам традицион культурасын танытты. "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең идея авторы да ул. Ул биш ел буена ансамбльгә студентлар әзерләп, аларны укытып чыгарды", - диде ул.

Людмила Белоусова Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм үзәк исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Халыклар дуслыгы йортында шулай ук Геннадий Макаровның 30-40 ел элек төшергән фотоларыннан торган күргәзмә дә оештырылган. "Сандыкларында бөтен фольклор байлыгы хәзергә кадәр саклана. Бер өлешен тәкъдим итәргә булдык", - диде ул.

Президент Аппараты җитәкчесенең баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та җитәкчелек исеменнән тәбрикләү сүзләрен әйтте.

Кичәдә әлегә "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, "Риваять" этно-музыка төркеме, Казан дәүләт мәдәният институтының "Җомга көн кич белән" ансамбльләре чыгыш ясады.

  • Геннадий Макаров – музыка белгече-фольклорчы, педагог, традицион уен коралларында башкаручы. 1952 елның 21 мартында Әлмәт шәһәрендә туган. 1986 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган. 1984 елдан 2008 елга кадәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре. 
  • 1992 елдан Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы доценты. 2008-2009 елларда Татарстанда керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, 2009 елдан башлап ансамбльнең фольклорчы-этнографы булып эшли. Доцент, сәнгать фәннәре кандидаты (2005). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). Өйләнгән, өч баласы бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100