news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Шәрипов эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эшлекле сәфәр белән Әтнә районында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Советы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәдәният, мәгариф бүлеге, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчеләре, район имам-мөхтәсибе, «Әтнә таңы» район газетасының баш мөхәррире катнашты.

Төп максат – Татарстан радиосында «Татарлар: үз өемдә – үз көем» дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү иде.

Анда Әтнә театрының директоры урынбасары Гөлүсә Батталова театр тарихы һәм уңышлары белән таныштырды.

Магариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов милли мәсьәләләргә тукталды. Ул районда татар телен саклау һәм үстерү буенча алып барылган эшләр хакында бәян итте. Милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен искәртте.

Очрашуда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина, «Ак калфак» хатын- кызлар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Раилә Галиева да үз чыгышларында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады.

Шулай ук бу көнне Ирек Шәрипов Бәрәскә авылының таш мәчетендә булды. Мәчетнең тарихы, аның төзелеше, дини һәм мәдәни әһәмияте турында мәгълүмат белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot